Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әл-Әзһәр университетының Палестин бүлеге ректоры Исмәгыйль Бүлбүл һәм “Әл-Фәтх” институты ректоры, Дамаска мөфтие Габдулфәттах әл-Бизмә белән очрашты. Әлеге мөхтәрәм кунаклар Казанга РИУ ачылуга 15 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чараларда катнашу ниятеннән килделәр.
Диния нәзарәтендә узган очрашу вакытында сүз фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү хакында барды. Камил хәзрәт кунакларга “Хузур” нәшриятының гарәп телендә чыгарган басмалары, шулай ук нәзарәтнең башка проектлары хакында сөйләде.
Кунаклар өйлә намазын нәзарәттә укыдылар. Хәнәфи мәзхәбе мәдрәсәсе “Әл-Фәтх” ректоры Габдулфәттах әл-Бизмә биредә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп, үзенең нәсихәтләрен, ихлас теләкләрен җиткерде һәм Татарстан мөселманнарына иминлек-бәрәкәт сорап дога кылды.
Иртәнге якта мөфти Камил хәзрәт РИУ чараларына килгән Бөтендөнья мөселман яшьләре ассамблеясе (Согуд Гарәбстаны) җитәкчесенең киңәшчесе Фәйсал Сәат бин Җибер белән очрашкан иде.