Нияз хәзрәт Сабиров: "Хаҗда ил-көннәребезгә бәрәкәт сорап дога кылдык"

25 октябрь 2013 ел 09:05

23 нче октябрьдә "Казан" халыкара аэропортына Согуд Гарәбстаныннан турыдан-туры авиарейс белән хаҗиларның беренче төркеме – барлыгы 218 кеше кайтты. Очкыч баскычыннан яңа гына төшкән хаҗилар дулкынлануларын, сөенеч-шатлыкларын каршы алучылардан да, камера, диктофоннар белән “коралланган” журналистлардан да яшереп тормады. Бу халәт аңлашыла да: үз гомерендә бер генә тапкыр булса да хаҗ сәфәрендә булу, өммәтебез өчен изге булган урыннарда гыйбадәт кылу, сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.) ислам динен тараткан урыннарны күрү турында кайсы мөселман гына хыялланмый икән!

Билгеле булганча, быел «ДУМ РТ Хадж» программасы буенча Татарстаннан 1200 кеше хаҗ кылды. Алар арасында Татарстан мөфтиенең дәгъвәт буенча урынбасары Нияз хәзрәт САБИРОВ та бар иде. Казанга кайткач, хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорап, без хәзрәтнең үзенә мөрәҗәгать иттек:

– Хаҗга минем өченче тапкыр баруым. Бу юлы хаҗ сәфәребез бик яхшы оештырылган иде, хаҗиларның барысына да бик ошады. Хаҗ – олы гыйбадәт тә, Кыямәт көненә бер мисал да. Күз алдына китерегез әле: анда дөньяның төрле почмакларыннан ун миллионга якын мөселман җыела. Бае да, ярлысы да, яше дә, карты да – Аллаһы Тәгалә каршында барысы да бертигез, барысы да бертөсле ихрамнан. Бу, без барыбыз да Аллаһның коллары, барыбыз да бер Аның рәхмәтенә мохтаҗбыз, дигәнгә ишарә инде. Пәйгамбәребез (с. г. в.): "Үлгәнчегә кадәр үлегез", – дигән. Монда һәркем үлемне искә төшереп, Аллаһка чын күңелдән ялвара. Күңелнең иң нечкәргән мизгеле Гарәфә үзәнлегендә өйлә намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр аягүрә гыйбадәт кылганда булгандыр. Хис-кичерешләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерә алмыйм. Үзебез өчен генә түгел, гаиләләребез, туганнарыбыз өчен дә дога кылдык без анда. Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәребезгә тынычлык-бәрәкәт бир, афәтләрдән сакла, ислам дине тагы да ныграк таралсын, дип сорадык. Әл-Хәрәм мәчетендә укыган намазны бер җирдә укыганы белән дә чагыштырып булмый. Чиксез рухый ләззәт... Без Нур тавына да мендек. Андагы Хира мәгарәсендә Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) беренче аятьләр иңгән. Тау бик биек дип тормадылар, 75 яшьлек әбиләр дә менделәр анда. "Аякларым авырта, шайтанга таш атарга бара алмам инде", – дип борчылучылар да өч-дүрт чакрым араны һич уфтанмыйча әйләнеп кайттылар. Аллаһы Тәгалә анда җиңеллеген дә биреп тора.

Мәрьямбану ХАФИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана