Мөслим имамнары дини гыйлемнәрен ныгыта

28 октябрь 2013 ел 16:09

Бу көннәрдә дин әһелләренең квалификациясен үстерү үзәгендә Мөслим районы дин әһелләре үзләренең гыйлемнәрен ныгыта. Бүген Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләүгә җаваплы урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзәктә булып, авылларда эшләүче имамнар белән эңгәмә корды, авыл мәчетләрендәге хәлләрне белеште. Дини эшчәнлек алып баруга бәйле мәсьәләләргә кагылышлы сөйләшүдә имамнар үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аерым алганда, алар мәчетләрне җылытуга, авылдагы яшь имамнарның хезмәт стажын булдыруга кагылышлы сорауларын җиткерделәр.

Рөстәм хәзрәт әйтүенә караганда, алга таба да ул үзәккә белем күтәрергә килгән һәр район имамнары белән шушындый очрашулар үткәрергә һәм аларның теләкләрен мөфтигә җиткерергә ниятли.

Мөслим районында барлыгы 24 имам дини эшчәнлек алып бара. Укырга шуларның 15е килгән. Имамнар үзләре өчен махсус укытулар оештырылуга бик рәхмәтле. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана