26 октябрьдә Зәй районы Сармашбаш авылында яңа мәчет ачылды. Мәчетне ачу бәйрәмендә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, җирле хакимият вәкилләре, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Рөстәм хәзрәт мәчет ачылышына җыелган халыкка догалар кылып вәгазь сөйләде һәм иман йортын ачуда ярдәм итүчеләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Рәхмәт хатлары"н тапшырды.
Районда 30нчы булып ачылган мәчеттә 100ләп кеше намаз укый ала.