Бүген Россия ислам университетына - 15, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чаралар Коръән укудан башланды. Тантанада дини югары уку йорты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, күп сандагы Россия һәм чит ил галимнәре, мөгаллимнәр, студентлар катнашты.
РИУ тарафыннан дини уку йортына 15 ел тулу уңаеннан 28-29 октябрьдә шактый санда фәнни чаралар оештырыла. “Мөселман уку йортларында уку барышын камилләштерүдә яңа ысуллар”, “Коръән-хафизларның тормыш юлында урталык” форумы, VI Россиякүләм Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча олимпиада, VII Студентларның мөселман халыклары мәдәнияте һәм кино фестивале уздырыла.
Фоторепортаж - http://dumrt.ru/tt/node/10405