Быел Россия ислам университеты ачылганга 15 ел була. Шул уңайдан 28-29 октябрьдә уку йорты бәйрәм үткәрергә җыена.
28 октябрьдә бәйрәм тантанасы РИУ бинасында ( Газ урамы, 19 нчы йорт) үткәрелә. 29 октябрьдә “Уникс”та чираттагы халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. “ Мөселман уку йортларында уку барышын камилләштерүдә яңа ысуллар” дигән темага багышланган әлеге чарада Россия, Урта Азия, гарәп илләре дин белгечләре катнашуы көтелә. Конференция Болгарга сәяхәт белән тәмамланачак.