23 октябрьдә "Казан" халыкара аэропортына Согуд Гарәбстаныннан туры авиарейс белән беренче төркем хаҗилар кайтып җитте. "Мәдинә-Казан" самолеты белән 218 Татарстан хаҗие кайтты.
Билгеле булганча, быел «ДУМ РТ Хадж» программасы буенча 1200 кеше хаҗ кылды. Хәзер хаҗ кылуның төп гыйбадәтләре тәмамлангач хаҗилар Мәдинә шәһәрендә мәчетләрне һәм тарихи урыннарны карыйлар. шушы көннәрдә калган хаҗилар да кайтачак.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/10335