Уфага төрле илләрдән һәм төбәкләрдән дини лидерлар җыелды

22 октябрь 2013 ел 13:11

Бүген Уфада үткәрелүче Россия мөселманнарының  Үзәк диния нәзарәте оешуга 225 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән дин әһелләре белән аралашты.

Алар арасында Истамбул мөфтие Рәхим Яран, Кавказ мөселманнары лидеры шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазәдә, Украина мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Әхмәт Тамим, Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Рәхматулла Әгәмбәрдиев һәм башкалар бар иде.  Дин әһелләре үзара мөселман өммәтенә кагылышлы вакыйгалар, хәлләр, төрле җирләрдә дини эшчәнлек алып бару хакында фикер алыштылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана