Имамнар белем күтәрә

21 октябрь 2013 ел 13:52

Бүген Казанда Идел буе округындагы Ислам дин әһелләренең квалификациясен күтәрү үзәге эшли башлады. Дин әһелләренең белемен күтәрүгә багышланган укулар башланып китү уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты. Камил хәзрәт Коръән сурәләрен укыды һәм укулар башлану белән котлады. “Монда белем эстәп, без аралаша алабыз. Республикаларыбыз төрле булса да, динебез – бер, милләтебез – бер, Пәйгамбәребез – бер, Китабыбыз – бер, кыйблабыз – бер. Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә: “Гыйлем алу, гыйлем тарату – һәрбер мөселман өчен фарыз эштер”, - ди. Әйдәгез, Аллаһ барыбыздан разый булсын, ниятләребезне кабул итсен”, - диде ул.

Беренче ике атнада Татарстан районнарыннан, моннан тыш Мордовия, Ульяновск, Чувашия Республикалары, Пермь өлкәсеннән  килгән утызлап имам белем алачак. Ел ахырына кадәр 125 имам белем күтәрәчәк. Аларга Россия ислам институты базасында кыска вакытлы курслар узу турында сертификат бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана