Камил хәзрәт Чечняда Корбан бәйрәмендә һәм "Чечня йөрәге" мәчетенә биш ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты

18 октябрь 2013 ел 09:48
17 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня башкаласы Грозныйның үзәк мәчетендә Корбан гаете һәм мәчет ачылуга биш ел тулу уңаеннен уздырылган бәйрәмдә чыгыш ясады. Әлеге күркәм бәйрәмгә Төньяк Кавказ төбәкләреннән дин әһелләре җыелган иде.

Татарстан мөфтие чарага килүчеләрне сәламләп бәйрәм белән котлады. Ул Чечня җитәкчелегенең чечен халкы традицияләрен саклауда зур тырышлык күрсәтүләрен, шулай ук Татарстан белән Чечня арасында элемтәләр кору мөһимлеген билгеләп үтте. “Безнең динебез бер. Кыйблабыз бер, бер тарафка карап намаз укыйбыз. Шуңа күрә безгә кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне җәелдерү кирәк”, - диде ул.   

Бәйрәм тантанасыннан соң Камил хәзрәт  Чечня мөфтие Солтан Мирзаев белә очрашты. Солтан Мирзаев Камил хәзрәткә Чечняга килүе өчен рәхмәтен белдерде, аннары ТР МДН делегациясе өчен махсус экскурсия оештырды. Ул кунакларны республиканың күркәм урыннары, мәчетләре, чечен халкы тарихы белән таныштырды.  

Билгеле булганча, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Мөфти белән бергә Чечняга аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Мөселман эшкуарлары берлеге җитәкчесе Радик Гафуров та юл тотты. Сәфәр кысаларында Чечня Президенты Рамзан Кадыйров һәм мөфти Солтан Мирзаев белән очрашу, Грозный шәһәре мәчетләрендә булу ниятләнелгән. Эшлекле сәфәр 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана