Хастаханәдәге сабыйларга Корбан бәйрәме оештырылды

17 октябрь 2013 ел 09:40

16 октябрьдә Анжела Вавилова хәйрия фонды белән берлектә Корбан бәйрәме уңаеннан  “Шатлыкка чикләр юк” дип аталган хәйрия чарасын уздырды. Бу чара Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар өчен оештырылды. “Хастаханә мохитен җанландыру һәм балаларның бертөсле көннәрен ямьләндереп җибәрү өчен мондый чараларны еш үткәререргә кирәк. Алар берникадәр вакытка чирләрен оныталар, көләләр, уйныйлар...”, - дип саный Анжела Вавилова. “ Биредәге балалар үзләренең авыруларына чумганнар дип әйтергә дә була, аларны сөендерү-шатландыру да авыррак. Шулай да аларга бәйрәм кәефе бүләк итү өчен тырыштык. Без еш кына башкалар кайгысы турында уйламаска тырышабыз. Кызганыч, үзләренең кечкенә җилкәләрендә куркыныч чирләрне күтәрүче сабыйлар да бар”, - диде нәзарәтнең хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшина.

 

Балалар өчен оештырылган бәйрәмдә клоуннар чакырылган иде. Шулай ук Татарстанның күренекле артистлары Ренат Вәлиев һәм Илгиз Шәйхразиев концерт куйды. Сабыйларны һәм аларның ата-аналарына корбан итеннән пешерелгән пылау да әзерләнде.        

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана