"Сөючеләр фида кыла" акциясе Корбан бәйрәме көннәрендә дәвам итә

16 октябрь 2013 ел 13:37

15 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте беренче тапкыр "Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан телемарафон уздырды. Һәркем телемарафонда катнаша, гарип ятимнәргә ярдәм кулы суза алды. Моның өчен 7715 номерына “ЗАКЯТ” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрергә кирәк иде.

Билгеле булганча, Биектау районының Бөреле җирлегендә урнашкан бинаның икенче каты нәзарәткә физик мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар үзәге булдырыр өчен бирелде. Бинаның беренче катында хастаханә урнашкан.

Телемарафон иртәнге сәгать биштә  «Манзара» тапшыруы белән башланды. “Манзара тапшыруы кысаларында “Кол Шәриф” мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм чарасыннан турыдан-туры трансляция дә күрсәтелде. Биредә бәйрәм вәгазен һәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үткәрде.  Ул барлык мөселманнарны мөбәрәк бәйрәм – Корбан бәйрәме белән котлады, мөселманнарга хас сыйфатлар хакында сөйләде. “Ислам диненең бөек бәйрәме – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, иминлек, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфикъ-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкаддәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!” – дип изге теләкләрен җиткерде.

Телемарофонның икенче өлеше – сәгать 15.00 дән 17.00гә кадәр туры эфирда дәвам итте. Бу вакытта студиягә җыелган нәзарәт вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашында Татарстан хәйрия эшчәнлеген киң җәелдерү мөһимлеге, динебездә ярдәм кулы сузу, мәрхәмәтлелек күрсәтү кебек төшенчәләрнең иң беренче урында торуы һәм балаларны да булышырга өйрәтеп үстерү кирәклеге хакында сөйләшү үткәрелде. Сөйләшүдә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт, “Кол Шәриф” мәчете имамы Илфар хәзрәт, "Болгар" мәчете имамы Марсель хәзрәт, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт һәм башка дин әһелләре чыгыш ясады. Телемарафонның иртәнге һәм көндезге өлешләрен танылган журналистлар Илдар Кыямов һәм Миләүшә Сибгатуллина алып барды.

Сәгать өчләр тирәсендә  6 меңнән артык кешенең телефон аша хәйрия телемарафонында катнашуы һәм 300 мең сумнан артык акча җыелуы мәгълүм булды. Сәгать кичке алтыдан соң бу сумма 500 меңнән арткан иде. Тапшыру барышында Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән шалтыратулар кабул ителде. Хәйрия эшенә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар да, башка милләт кешеләре дә битараф калмавы бик сөендерде.

Чараның өченче өлеше – “Яңа гасыр” каналының яңа проекты – “Трибуна ТНВ” тапшыруында үткәрелде.

Сәгать кичке жиде тулып киткәч башланган тапшыруда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.   Камил хәзрәт Корбан бәйрәменә һәм хәйрия эшчәнлегенә, зәкят мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде. мөфти Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) хәдисләре аша тамашачыларга  изгелек кылу, мәрхәмәтле булу, иманлы булу төшенчәләрен аңлатып бирде. 

Тапшыруда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин тамашачыларга “иҗтимагый ислам” төшенчәсе турында сөйләде.   

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган “Сөючеләр фида кыла” акциясе изге бәйрәм тәмамланганчы дәвам итә. Марафонга  йомгак Корбан бәйрәме узгач ясалачак. Чөнки бу көннәрдә дә ярдәм итәргә теләүчеләр физик мөмкинлекләре чикле балалар приютын булдыруга үз өлешләрен кертә ала.   Моның өчен 7715 номерына “ЗӘКЯТ” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрү дә җитә. 1 смс-хәбәр бәясе 50 сум (төгәл сумма операторга бәйле). Әгәр дә күбрәк хәер бирергә теләсәгез, “ЗАКЯТ” сүзеннән соң буш урын (пробел)  калдырырга һәм сумманы язарга кирәк. Җавап рәвешендә килгән смс-хәбәрне раслап җавап бирергә дә онытмагыз. Шуннан соң гына акча күчә һәм җавапка изге теләк язылган хәбәр килә.  

 

Ятим инвалидларны тернәкләндерү приютын ачуга хәйрия ярдәмен банк аша да  күрсәтергә мөмкин.  “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары:

Наименование сбора “САДАКА”

Благотворительный Фонд “Закят”

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810362190000764

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес:

420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д6

 Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22

http://dumrt.ru/tt/node/10248 - фоторепортаж

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана