Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме белән котлады.

15 октябрь 2013 ел 21:00

"Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле милләттәшләр! Сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бүген бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен күндерә.

Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр».

Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.

Төрле милләт вәкилләре һәм төрле диннәргә табынучылар, ислам, православие һәм республикада башка традицион диннәрнең уртак кыйммәтләренә нигезләнеп, Татарстаныбыз үсешенә үзләреннән кабатланмас өлеш кертә. Без, йөрәкләрдә бер-беребезгә карата дуслык һәм үзара хөрмәт хисләре саклап, югары әхлакка корылган җәмгыять төзергә омтылабыз.

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!

Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!” – диелә котлауда.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана