Татар яшьләре Корбан ашы - 2013

14 октябрь 2013 ел 15:02

16 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан мөселманнары Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәмендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә – Корбан гаетенә багышланган мәҗлес – Корбан ашы уздыра.

Чарада бөтен республикадан 300гә якын яшь кеше катнашуы көтелә. Алар арасында: республиканың  яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары  уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас”  мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары. Чарага Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә чакырылган.

Мәҗлес вакытында республиканың  абруйлы имамнары Коръән укыячак, вәгазьләр сөйләячәк, моннан тыш  татар тарихына һәм Исламга кагылышлы викторина уздыру каралган.

Корбан ашы татар, Татарстан  яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур  дини гадәтләрен һәм ислам дине кыйммәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырыла”, - ди Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин.

Бу чара кысаларында Казан мәчетләрендә моһтаҗларга корбан ите тарату да оештырылачак.

БТЯФ матбүгат үзәге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана