Кама Тамагында яңа мәчет ачылды

14 октябрь 2013 ел 13:51

Корбан бәйрәме алдыннан, узган җомгада Кама Тамагы районы үзәгендә икенче мәчет ачылды.  2007 елда салына башлаган Җәмигъ мәчет ике манаралы, 300 кеше сыйдырышлы.

Яңа иман йорты ачылышында район хакимияте башлыгы  Зөфәр Гәрәфиев,  район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, Татарстанның Ветераннар советы  рәисе Хәбир Иштерәков һәм күп сандагы кунаклар, җирле халык, имамнар катнашты.   “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәчет ачу бәйрәменә җыелучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Шулай ук ул мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткерде, имамнарга җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.

Бәйрәмдә вәгазьләр укылды, ә шушы районнан чыккан шагыйрь Хәмид Вәлиди шигырьләрен сөйләде.

Мәчет районда 23 нче мәчет булып ачылды. Биредә ял көннәрендә кичке укулар оештыру да каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана