Корбан бәйрәмендә тәүге тапкыр телемарафон үткәрелә

14 октябрь 2013 ел 12:13

15 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан телемарафон уздыра. Билгеле булганча, нәзарәткә гарип ятимнәргә махсус йорт булдыру өчен Биектау районында урнашкан бер бина бирелде. Хәзер әлеге бинаны төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. ТР МДН Корбан бәйрәмен "Сөючеләр-фида кыла" шигаре астында уздыра һәм әлеге хәйрия марафонында катнашырга чакыра. 

(Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе сәгать 7 сәгать 20 минутта, намаз - 7 сәгать 50 минутта башлана. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң башкарыла. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына һәм мохтаҗларга бүленә.  Кемнәр корбан чалырга тиешле, бу хакта биредән укырга мөмкин - http://dumrt.ru/tt/node/10080 .)

Телемарафон иртәнге сәгать 5.00 дә «Манзара» тапшыруындагы махсус сәхифәләр белән башланып китә һәм ул тугызга  кадәр дәвам итәчәк. 7 сәгать 20 минутта исә “Кол Шәриф” мәчетендә үткәрелүче төп бәйрәм чарасыннан турыдан-туры трансляция башлана. Телемарофонның икенче өлеше – сәгать 15.00 дән 17.00гә кадәр. Телемарафонга йомгак сәгать 19.00-20.00дә ясалыр дип көтелә. Шулай ук марафон турында хәбәрләр, Корбан бәйрәменә багышланган роликлар “Яңа гасыр” каналыннан көн дәвамында күрсәтеләчәк.

Һәркем телемарафонда катнашып, гарип ятимнәргә ярдәм кулы суза ала. Моның өчен 7715 номерына “Закят” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрү дә җитә. 1 смс-хәбәр бәясе 50 сум (төгәл сумма операторга бәйле). Әгәр дә күбрәк хәер бирергә теләсәгез, “Закят” сүзеннән соң буш урын (пробел)  калдырырга һәм сумманы язарга кирәк.

Ятим инвалидларны тернәкләндерү приютын ачуга хәйрия ярдәмен банк аша да  күрсәтергә мөмкин.  “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары:

Наименование сбора “САДАКА”

Благотворительный Фонд “Закят”

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810362190000764

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес:

420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д6

 Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана