Рәсми кунаклар Болгарны карады

09 октябрь 2013 ел 14:37

Бүген  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев  Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Евразия икътисад комиссиясе әгъзалары белән берлектә Болгарны карады. Рәсми кунакларны Болгарның дини кыйммәтләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды.

Камил хәзрәт кунакларга 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасында сакланучы дөньядагы иң зур басма Коръән һәм Ибн-Фадлан картасы хакында сөйләде. И.Шувалов картаны караганнан соң Россия төбәкләрендә ислам таралу картасын эшләргә тәкъдим итте. Соңыннан ул журналистлар белән аралашканда: “Соңгы өч елда Болгарда алып барылган эш нәтиҗәләрен күреп хәйран калдык”, - дип белдерде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана