Нәзарәткә Россия Император йорты вәкиле килде

08 октябрь 2013 ел 14:40

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә    Россия Император йорты башлыгы вәкиле,  Романовлар йортына 400 ел тулу чарасы координаторы  Кирилл улы Кирил Немирович-Данченко белән очрашты.  

Очрашу танышу максатыннан уздырылды. Кунак мөфтигә ноябрь аенда Казанга Бөек кнәгиня Мария Владимировна килү мөмкинлеге хакында хәбәр итте. Мария Владимировна Романовлар йортына 23 ел җитәкчелек итә, үзе Испаниядә яши.

Шунысы кызыклы, Император йорты вәкиле сүзләренә караганда, Петр III заманында Романовлар нәселе мөселман патшалары белән якыная һәм аларның нәселләре Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв) токымына турыдан-туры бәйле. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана