Быел Кол Шәриф мәчетендә Корбан бәйрәме вәгазе һәм намаз уку вакыты башка мәчетләрдәге кебек булачак

08 октябрь 2013 ел 12:43

Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 15 октябрьгә туры килә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең Голәмәләр советы тәкъдиме буенча бәйрәм вәгазен һәм намазын уку вакытын раслады. Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе - сәгать 7 тулып 20 минутта (7.20), намаз сәгать 8 туларга 10 минутта (7.50) башлана.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан гаетенә һәм корбан чалу тәртибенә багышлап уздырылган видеоконференциядә Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр иткәнчә, быел "Кол Шәриф" мәчетендә гает намазы башка мәчетләрдә укылган вакытта укылачак. Узган елларда мөселманнар үз җирлекләрендәге мәчетләргә "Кол Шәриф" вакыты белән килгән һәм бәйрәм намазын укый алмаган. Шуңа күрә быел, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән, барлык мәчетләрдә дә вакытны бер төрле билгеләгәннәр. Шулай да "Кол Шәриф" мәчетеннән бәйрәм намазы телевидениедән күрсәтеләчәк дип көтелә.

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалына. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге вакытның иртәнге сәгать 8 тулып 10 минутта  булуын хәбәр итте. Быел корбанны 15, 16 һәм 17 октябрьдә кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга була.

Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына һәм мохтаҗларга бүленә, аш үткәрелә. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсәң дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала.

Кешегә корбан чалу түбәндәге кешеләргә ваҗиб (мәҗбүри) гамәл дип исәпләнә. Әгәр дә ул мөселман булса (мөселман булмаганнарга корбан чалу ваҗиб гамәл булып саналмый, чөнки корбан чалу ул – гыйбадәт (Аллаһка табыну)); ирекле кеше булса (кол булмаса); авыл яки шәһәрдә даими яшәүче булса (мосафир булмаса); тиешле мөлкәткә ия хәлле кеше булса.

Аллаһның рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) корбан чалу өчен шарт итеп (ваҗиб гамәл итеп) җитеш тормышта яшәүне куйган. “Җитеш тормыш” бу кешедәге байлык күләмен аңлата. Быел Татарстан мөфтияте корбан чалу өчен кирәк булган нисаб (запаста булган акча) күләмен 12 мең сум итеп куйды.

Корбанны балигълык яшенә җиткән һәм акчасы булган һәркем чалдыра ала. Шәригатьтә балигълык яшенә җиткән 13-14 яшьлек кешеләрне атыйлар. Шулай ук гаилә исеменнән һәм әрвахларга багышлап та корбан чалдырырга мөмкин. 
 

 “Татар-информ”, Римма Гатина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана