Татарстан һәм Казахстан хәләл өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша

30 сентябрь 2013 ел 16:06

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Казахстан хәләл индустриясе" ассоциациясе рәисе, теология фәннәре профессоры Марат Сарсенбаев белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук ТР МДНнең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов катнашты.

Очрашуда сүз хәләл индустриясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.

Камил хәзрәт кунакка Россия ислам университетында Татарстан хәләл өлкәсе белгечләренә тәҗрибә уртаклашып семинар уздырган өчен рәхмәтен белдерде.  Марат Серсенбаев үз чиратында  Татарстанның мөһим  төбәк булуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә Татарстанда ул хәләл сертификациясе буенча беренче белемнәрен дә туплаган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана