Дини уку йортлары мөгаллимнәре конференциясе уздырылды

25 сентябрь 2013 ел 13:26

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РИУда дини уку йортлары мөгаллимнәре конференциясен уздырды. Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре  катнашты. Чараны мөфтинең беренче урынбасары, уку-укыту эшләренә җаваплы Рөстәм хәзрәт Батыр алып барды.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Исламда гыйлем бирүнең бик зур мәртәбәле эш булуы хакында әйтеп, мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.  “Бүген бирегә дистә еллар дәвамында меңләгән шәкертләрне укыткан мөгаллимнәр җыелды. Форсаттан файдаланып, нәзарәт һәм үз исемемнән сезгә шушы мәртәбәле хезмәтегез өчен рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхим- шәфкатьләре, бәрәкәтләре язсын. Безне бергә җыйган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде”, - диде ул.

Бүгенге көндә республикада 1400гә якын мәчет санала. Мәчетләр каршында 700 гә якын  мөселман укыта. Аларның 30-40 проценты имамнар булса, калганнары мәдрәсәләрдә яки шул ук курсларда гыйлем туплаган һәм шул гыйлемен башкаларга да җиткерергә тырышкан укытучылар. Татарстанда барлыгы 10 мәдрәсә һәм бер дини югары уку йорты – Россия ислам университеты эшләп килә. Аларда 150гә якын мөгаллим –остаз укыта. Нәзарәт каршында Россиянең бер төбәгендә дә булмаган укыту-методик берлек төзелде. Әлеге орган дини мөселман уку йортларына  программалар  әзерли, фәнни-методик ярдәм күрсәтә.

Камил хәзрәт мөгаллимнәрне укыту сыйфатын мирасыбызга таянып күтәрергә чакырды. “Бүген нәзарәт инкыйлабка кадәрге татар дин әһелләре мирасын барлый, аларны татар әдәби теленә тәрҗемә итә. Классик татар дин галимнәре китаплары әсбап-дәреслек буларак укытылырга тиеш”, - диде. Камил хәзрәтнең конференциядә ясаган чыгышы белән тулысынча биредә танышырга мөмкин: http://dumrt.ru/tt/node/9942

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр үзенең чыгышында Татарстанда  мөселман дини мәгариф өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләренә тукталды. “Мөселман дини мәгариф системасы ике төп эшне башкара: дин әһелләрен әзерли һәм халыкка ислам гыйлемен җиткерә. Үсеш дигәндә нәзарәт сыйфатка, идеологиягә һәм ихтыяҗга игътибар юнәлтә. Татарстан мөселман уку йортлары чит илләрнекенә көндәш һәм биредә Россия җирлегендә эшли алырлык белемле кадрлар әзерләнергә тиеш”, - диде ул.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9943

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана