Мөфти танылган галим әл-Фәүзан белән очрашты

23 сентябрь 2013 ел 17:12

Бүген Россия Ислам университетында Татарстан мөфие Камил хәзрәт Сәмигуллин гарәп телен өйрәнү буенча танылган китап авторы, галим, шәех Габдрахим әл-Фәүзан белән очрашты. Очрашуда РИУ ректоры, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин да катнашты. Филология фәннәре докторы Габдрахим әл-Фәүзан гарәп телен өйрәнү өлкәсе белгече. Ул озак еллар дәвамында Мөхәммәд әл-Сауд исемендәге дәүләт университетының тел институтын җитәкләде.

Очрашу вакытында сүз РИУ мөгаллимнәре һәм шәкертләре өчен  гарәп теле семинарлары уздыру һәм әл-Фәүзан китапларын Россия ислам уку йортлары өчен яраклаштыру  турында барды. Шулай ук Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны нәзарәт эшчәнлеге, республикадагы дини тормыш белән таныштырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана