"Хузур" нәшрият йорты рухи байлыкны заманча технологияләр белән җиткерә

19 сентябрь 2013 ел 14:14

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җәмәгатьчелеккә “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеген тәкъдир итте. Татарстанның һәм Россия төбәкләренең дин әһелләре, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында үткәрелгән  презентация Казанның IT-паркы конференцияләр залында үткәрелде.

Чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән башланып китте. Аннары мөфти килгән кунакларны, хәзрәтләрне, журналистларны сәламләп, бүгенге көндә дин өлкәсендә яңа технологияләрдән файда күрү мөһимлеген аңлатты.  “Пәйгамбәрләребез үз заманнарына хас мөһим һөнәрләрне белгәннәр һәм тирән белемле булганнар.  Без алардан үрнәк алып, бүгенге заманнның барлык мөмкинлекләреннән файдаланырга тиеш. Аллаһ күп гасырлар дәвамында өммәтебезне фәнни-техник алгарыш юлыннан алып бара һәм ислам цивилизациянең күп казанышлары фәнни, техник уңышларга нигез булып тора", - диде ул.

"Хузур" нәшрияты турында: "Бүген без сезгә яңа интернет сайтлар тәкъдим итәбез. Бу сайтлар дини гыйлем бирү, Ислам кыйммәтләрен тарату, дингә кагылышлы сорауларны ачыклау өчен эшләнде. Исемнәреннән үк аңлашыла - Baytalhikma - хикмәт сарае, darul-kutub - китап сарае, halalgid - хәләл гид, namaz-time - намаз вакыты һәм башкалар.  “Хузур” нәшрият йорты интернет проектлар эшләүдән тыш, китаплар басуны дәвам итә. Татар дин әһелләренең китапларын хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итәбез.  Татар халкының рухи мирасын торгызу өчен аларның электрон вариантын сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер дә итәргә кирәк”, - диде Камил хәзрәт.  

"Хузур" нәшрият йорты Ришат Хәмидуллин чарага килгән кунакларны нәшрият йорты эшчәнлеге белән таныштырды. "Нәшрият йорты тарафыннан ике ай дәвамында http://www.baytalhikma.ru/,  «darul-kutub.com»,  HalalGid.ru,  www.annisa-today.ru, namaz-time.com сайтлары эшләнде, рус һәм татар телләрендә 60 мең данәлек 10 китап нәшер ителде. Шулай ук яңадан “Шура” альманахы нәшер ителә башлады. Алга таба яшьләр өчен аерым, шулай ук "Хузур"ның үзенең шәхси сайтын эшләргә, күп сандагы китапларны бастырырга әзерлибез", - дип эш планнары белән уртаклашты.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9874

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана