2013 елның 19 сентябрендә, сәгать 10.00дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеген тәкъдир итү чарасы уздырыла. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмәгатьчелеккә baytalhikma (хикмәт сарае), darul-kutub (китап сарае), annisa-today (хатын-кыз бүген), halalgid (хәләл гид), namaz-time (намаз вакыты) интернет проектларын тәкъдим итәчәк. Презентациядә ТР МДНнең яңа гамәлгә куелган мөселман сайтлары, китаплары һәм басмалары белән танышырга мөмкин булачак.
Чарада Россия мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре катнашуы көтелә.
Үткәрү урыны: Казан, Петербург урамы, 52нче йорт, «IT парк» бинасы.