"Хузур" нәшриятының яңа проекты- интернет мәдрәсә эшли башлады

17 сентябрь 2013 ел 15:19

“Хузур” нәшрият йорты яңа проект - baytalhikma.ru дип аталган интернет мәдрәсәне эшләтеп җибәрде.  http://www.baytalhikma.ru/ - ислам мәгарифе өлкәсендә дини гыйлем бирүче беренче интернет чыганак. Интернет мәдрәсә фәнни-укыту эшчәнлеген Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә таянып алып бара һәм  мәлики, шәфигый, хәнбәли, хәнәфи  мәзхәбләре өйрәтүләре аша  аңлатмалар җиткерә. Төп темалар: “Коръән”, “Сөннәт”, “Ислам өйрәтүләре”, “Ислам хокукы”, “Тарих”, “Телләр”.  Проектны Россиядә, Төркиядә, Мисырда, Иорданиядә, Согуд Гарәбстанында, Малайзиядә һәм башка илләрдә югары белем алган белгечләр гамәлгә куя. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Darulfikr.ru порталына нигез салган Әбу Али әл-Ашари һәм башкаларның лекцияләрен тыңларга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана