"Хузур” нәшрият йортының яңа проекты - «darul-kutub.com» электрон китапханәсе эшли башлады. Китапханәне туплаучылар өч юнәлештә эшләргә җыеналар: “Татар рухи мирасы”, “Ислам энциклопедиясе”, “Безнең китапханә”. Әлеге чыганак төрле телләрдәге дини китапларны туплавы белән үзенчәлекле. Бирегә яңа китаплар даими өстәлеп торачак.
Электрон китапханәгә мөселманнарның рухи мирас ядъкәрләренең сканирланган нөсхәләре урнаштырылачак.