Мөфти Камил хәзрәт "Юлчы" мәчетен ачуда катнашты

16 сентябрь 2013 ел 09:22

14 сентябрьдә Лаеш районы Сакура авылында “Юлчы” мәчете ачылды. Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башка дин әһелләре, зыялылар катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин бар иде.  

Мәчет ачу бәйрәме Коръән аятьләре укудан башланды. Аннары җыелган халыкны дин әһелләре, рәсми вәкилләр сәламләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында мәчет салучыларга игътибар юнәлтте. “Кош оясы  кадәр генә мәчет салган кешенең дә  Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына, җәннәткә эләгүенә өмете уяна. Бу хакта Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә ачык әйтелгән: “Аллаһы Тәгалә өчен  хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешенең  дә Аллаһы Тәгалә урынын җәннәттә итәр”. Аллага шөкер, бүген мәчет төзеткән тырыш бәндәләребез бар. Аларга Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабы язсын, эшләрен уң кылсын”, - диде хәзрәт. Шулай ук мөфти шушы яңа төзелгән мәчетләребезгә йөрергә чакырып, җәмәгать намазының саваплары хакында аңлатты. “Мәхәллә халкының иман йортына йөрүе, аны буш тотмавы, шунында җомга намазларына җыелуы гына да ул өммәтебезгә зур ярдәм.  Мәчетне буш тотмаган халык үзенә дә ярдәм итә. Чөнки, мөселман кеше тәһарәт алып, гыйбадәт кылу нияте белән мәчеткә юл тотса, бу кешегә мәчеткә килеп кергәнчегә кадәр һәр адымы өчен изгелек язылыр, гөнаһы кимер диелгән хәдисләребездә. Шушы мәхәллә халкына бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын күреп яшәргә насыйп итсә иде!”, -дип җылы теләкләрен җиткерде ул.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин республикада дини үсеш юлын, тарихны барлады. 33 ел элек Татарстанда бары 15 мәчет эшләвен, бүген исә бу сан бөтенләй башка булуы хакында әйтте.  

Район башлыгы Михаил Афанасьев җыелган халыкны сәламләп, “Юлчы” мәчетен төзүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм бүгенге көндә районда тагын ике авылда мәчет төзелеп килүе хакында хәбәр итте.

“Юлчы” мәчете 2006 елда төзелә башлаган иде. Мәчет Сакура авылында яшәүче эшкуар Азат Гайнетдинов тырышлыгы белән корылды. Мәчет янында мәдрәсә һәм башка биналардан торган мөселман комплексы барлыкка килер дип көтелә. Хәзерге вакытта биредә хәләл ризыклар сатучы кибет эшли. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/9824

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана