Әлкидә имамнар җыелышы уздырылды

13 сентябрь 2013 ел 10:30

12 сентябрьдә Әлки районында имамнар җыелышы уздырылды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, җирлектә эшләүче имамнар катнашты. Бүгенге көндә Әлки районында 13 мөселман мәхәлләсе санала.

Имамнар якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерләнү турында, мәхәлләләрнең эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук җыелышта Зур Тигәнәле авылына  яшь имам Җәлил хәзрәт Фәтхетдинов билгеләнде. Шуны билгеләп үтәргә кирәктер, бу авылда яшь имам кайтуга мәчет янына йорт салып куйганнар. Бу күркәм эшне меценат Ралиф Зарипов башкарган.

Рөстәм хәзрәт имамны авыл халкына тәкъдим итте һәм аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан дини эшчәнлек алып баруга билгеләнүе белән котлап, уңышлар теләде.

“ТР МДНдә дини уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләрне авылларга җәлеп итү максатыннан аларга махсус грантлар програмасы кабул ителде. Әгәр дә дини уку йортын тәмамлаган шәкерт туган авылына яки башка бер авылга барырга теләсә, аңар грант тапшыру мөмкинлекләре карала”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана