12 сентябрьдә Әлки районында имамнар җыелышы уздырылды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, җирлектә эшләүче имамнар катнашты. Бүгенге көндә Әлки районында 13 мөселман мәхәлләсе санала.
Имамнар якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерләнү турында, мәхәлләләрнең эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук җыелышта Зур Тигәнәле авылына яшь имам Җәлил хәзрәт Фәтхетдинов билгеләнде. Шуны билгеләп үтәргә кирәктер, бу авылда яшь имам кайтуга мәчет янына йорт салып куйганнар. Бу күркәм эшне меценат Ралиф Зарипов башкарган.
Рөстәм хәзрәт имамны авыл халкына тәкъдим итте һәм аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан дини эшчәнлек алып баруга билгеләнүе белән котлап, уңышлар теләде.
“ТР МДНдә дини уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләрне авылларга җәлеп итү максатыннан аларга махсус грантлар програмасы кабул ителде. Әгәр дә дини уку йортын тәмамлаган шәкерт туган авылына яки башка бер авылга барырга теләсә, аңар грант тапшыру мөмкинлекләре карала”, - диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.