Татар халкының рухи тормышында кулъязма Коръән

12 сентябрь 2013 ел 09:26

17 сентябрьдә сәгать 15.00 дә Кол Шәриф мәчетендә “Татар халкының рухи тормышында  кулъязма Коръән” дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмәгә Ттатарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге  тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма һәм музыкаль мирас үзәге фондында сакланучы сирәк һәм үзенчәлекле Коръән кулъязмалары куелачак. Күргәзмә көн саен эшли. Элемтәләр өчен телефон: (843) 567-81-25; 567-81-01.

Күргәзмә кысаларында 18 сентябрьдә сәгать 10.00дә Кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгендә “Коръән – мөселманнарның рухи мирас хәзинәсе” дип аталган сөйләшү үткәрелә. Сөйләшүдә танылган дин әһелләре, галимнәр, Иран консуллыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Керү ирекле. Тел.: (843) 567-81-36; 567-81-37.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана