Зәйдә Ялчыголга багышланган конференция узды

11 сентябрь 2013 ел 11:39

10 сентябрьдә Зәй районында татар галиме Таҗетдин Ялчыголны искә алдылар. Тууына 250 ел тулу уңаеннан биредә танылган дин әһеленә багышланган конференция уздырылды. Чарага имамнар, күренекле шәхесләр, мөгаллимнәр чакырылган иде.  Конференция эшендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасар Нияз хәзрәт Сабиров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка күп сандагы танылган дин әһелләре катнашты.

Чыгыш ясаучылар Ялчыгол мирасының үзенчәлекле якларын, бәһасен җиткерергә омтылдылар. Шулай ук алар гыйлем иясенең күп кенә хезмәтләре әлегә өйрәнелмәве хакында әйттеләр. Аларны киләсе буыннарга тапшыру мөһимлеген дә ассызыкладылар. Гомумән, чарада татар галимнәренең, остазларның рухи мирасын торгызуга кагылышлы, татар телен саклау мөһимлеге хакында шактый фикерләр әйтелде.

Таҗетдин Ялчыгол Зәй районының Имәнлебаш авылында күмелгән. Конференциядә катнашучылар әлеге урында да булып, галим рухына догалар кылдылар.

Белешмә.

Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше булган. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.

Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", "Кафия...", "Тәнбиһел – гафилин" (..."Ваемсызларны искәртү"), Тыйльми табиб" Һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек. Чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. "Тәварихы Болгария" ( аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел – нәсәбне гәүдәләндергән ядкяр.

Таҗетдин Ялчыголнең "Тарихнамән Болгар" әсәре ул – дини көчләү – изүгә каршы язылган әсәр, ул – тарихи – фәлсәфи фикер ядкяре.

Әдипнең икенче күренекле әсәре – чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле "Рисаләи Газизә" ядкяре. (1806) Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан (372 бит). Аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә " Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә "Рисаләи Газизә" укып утыра идем,"- ди.

"Рисаләи Газизә " – Урта Азиядә яшәгән , чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаһиярның (1616 -1713)" Сөбател – гаҗизин " ("Көчсезләрнең ныклыгы") әсәренә шәрех.

Әсәр язылу сәбәбен аңлатудан башланып китә. Танышларыннан бер төркем Таҗетдиннән "Сөбател – гаҗизин "нең аерым сүзләренә шәрех язуны сорыйлар, ул риза булмый.

Ләкин кызының үтенеп соравына риза була, аның исеменә бәйләнештә китабын "Рисаләи Газизә" дип атый.

Китапның төп өлешен Таҗетдин Ялчыгол аңлатмалары, аның чәчмә һәм тезмә юллары алып тора. Әмма алар Суфый Аллаһияр шигырьләре белән табигый керешеп, бер идея – сәнгати бөтенлек тудыралар.

"Рисаләи Газизә"- әхлакый, фәлсәфи, дини – суфыйчыл карашларның тулы бер сәнгать энциклопедиясе. Китапта кызыклы гына сюжетлар, мотивлар, шигьри суратләр, тарихи, лингвистик аңлатмалар, белешмәләр бар. Анда Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәте факт – мәгьлүматлар да очрый. Таҗетдин Ялчыголның иҗатына һәм тормыш юлына галимнәребез узган гасыр урталарында ук мөрәҗагать иткәннәр. Аның турында беренче булып Ш. Мәрҗани, Р.Фәхретдин  кебек мәшһүр галимнәр язып чыга. Әдәбиятчылардан Г. Рәхим, Г. Газизның иҗатын өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә Х.Миңнегулов, М.Гайнетдинов, М.Әхмәтҗанов хезмәтләрендә Таҗетдин Ялчыгол иҗаты чагылыш таба. 

http://tt.wikipedia.org

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана