Балаларны бүләкләр белән генә түгел, җылы караш белән дә шатландыралар

06 сентябрь 2013 ел 10:53
5 сентябрьдә ТР МДНнең хәйрия бүлеге “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды белән берлектә  “”Балалар йортына күңел җылысы белән” дип аталган акциягә йомгак ясады. 20 июльдән алып 4 сентябрьгә кадәр балалар өчен кирәк-яраклар җыелды. Берничә тартма балалар әйберләре Казанның инвалид балалар тәрбияләнүче балалр йортына тапшырылды. Шулай ук бу вакыт эчендә Казанның балалар йортларында күп төрле чаралар үткәрелде. “Ярдәм” фонды һәм хәйрия фонды тарафыннан һәр айда 5-6 тапкыр балалар йортларына барып чаралар оештырыла. Һәр баруга кызыклы программа әзерләнә. Без балаларны бүләкләр белән генә түгел, җылы сүзләребез, ягымлы карашларыбыз белән дә куандырырга тырышабыз”, - ди хәйрия чараларын оештыручылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана