Бүген Казанда IX халыкара мөселман кинофестивале башлана

05 сентябрь 2013 ел 09:10

Бүген Татарстан башкаласында IX Казан халыкара мөселман кинофестивале башлана. Фестиваль Россия, Европа, Азия, БДБ илләре кинематографчыларын җыячак.

Фестиваль бүләкләре өчен быел 50 фильм “көрәшәчәк”. Аның унысы – кыска метражлы нәфис фильм, унысы – озын метражлы нәфис фильм; унысы - кыска метражлы документаль фильм, унысы – озын метражлы документаль фильм; унысы – балалар өчен мульфильмнар. Тамашачылар, моннан тыш, “Беренче дубльдән”, “Казахстанда эшләнгән”, “СССРдан соң”, “Һинд киносы”, “Документаль Татарстан”, “Татарстанның яшь кинематографчысы көне” программалары кысаларында да фильмнар карый алачак.

Фестиваль ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте теләктәшлегендә уздырыла. Форумны гамәлгә куючылар булып ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан кинематографчылары берлеге һәм “Татаркино” дәүләт мәдәният учреждениесе катнашында Россия мөфтиләре советы тора. Форум быел да “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре белән уза.

Быел Казанда тугызынчы тапкыр узучы халыкара мөселман киносы фестиваленә 54 илдән 450 дән артык заявка керде. Македония, Сенегал һәм Мальдив утраулары үзләренең кинотасмаларын беренче тапкыр тәкъдим итте. Күпчелек фильмнар – Россия, Иран, Төркия, Франция, Һиндстан, Бөекбритания, Германия һәм Италиядән.

Татарстанлылар тарафыннан конкурс программасында түбәндәге фильмнар тәкъдим ителә: алар - Максим Швачконың “Уен тәмам” кыска метражлы фильмы, режиссер Д.Тархановның “Игътибар үзәгендә – кеше” тулы метражлы фильмы, “Татармульфильм”ның 4 анимацион тасмасы. Гомумән алганда, татарстанлылар фестивальгә 20 фильм тәкъдим иткән. Аларның бер өлеше “Документаль Татарстан” программасында күрсәтеләчәк.

Максим Швачконың “Уен тәмам” Аргентина-француз язучысы Хулио Кортасар хикәясе буенча. “Уен тәмам” фильмы Казан янында 2013 елның җәендә төшерелгән. Режиссер вакыйганы Көньяк Америкадагы нинди бер билгесез урыннан гади бер татар авылына “күчереп куя”. Ә бу авылда өч кыз – өч сеңел җәен ял итә. “Уен тәмам” фильмы – ул өмет һәм тәвәккәллек, балачак һәм аның белән хушлашу турында. Бу тасма Кортасар авылы дан тоткан ниндидер бер серлелек белән сугарылган ...

Төп конкурс программасына кергән фильмнарны халыкара жюри бәяләячәк. Анда “Мосфильм” киноконцерны генераль директоры, совет һәм Россия кинорежиссеры, продюсер Карен Шахназаров, кино тәнкыйтьчесе һәм культуролог Вера Лангерова (Чехия), иран режиссеры һәм продюсеры Дариуш Мәхруҗи, сценарист һәм режиссер Камара Камалова (Үзбәкстан), кино тәнкыйтьчеләре Али Коса (Төркия), Людмила Перегудова (Украина), язучы Разил Вәлиев (Татарстан) керде.

Казан мөселман кинофестивале ел саен үзенең кызыклы фильмнары белән генә түгел, ә мәртәбәле кунаклары белән дә истә кала. Быел шундый мәртәбәле кунакларның берсе танылган поляк кинорежиссеры Кшиштоф Занусси булыр дип көтелә.

Тантаналы ачылыш вакытында “Мосфильм” киноконцерны генераль директоры, совет һәм Россия кинорежиссеры, продюсер Карен Шахназаров, актер һәм режиссер, “Москва слезам не верит” фильмы өчен Оскарга лаек булган Владимир Меньшов, балет театры артисты Андрис Лиепа, актриса Валентина Талызина һәм башка танылган кино өлкәсе вәкилләре кызыл келәм буйлап узачак.

Фестивальдә шулай ук режиссер һәм актер Дмитрий Дюжевны, режиссер Максим Панфиловны, Сербиядән кино белгече Миролюб Вучковичны, театр һәм кино артисты Шамил Хамматовны, Венгриядән кино тәнкыйтьчесе И.Форгачны, “Әл-Җәзира” фестивале генераль директоры Аббас Арнаутны, киножурналист, Женевада уза торган кинофестивале арт-директоры Тахар Хоучины, “Җиде елга” фестивале директоры Эмилио де Ла Чьезоны көтәләр. Кайсы “йолдыз”ның нинди гонорар хисабына Казанга килүе хәбәр ителми.

Мәртәбәле кунаклар катнашында остаз мәктәпләре, иҗади очрашулар, кино сәнгатенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышлары, матбугат очрашулары үткәреләчәк.

Ачылыш һәм ябылыш тантаналары “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. Конкурс кысаларында күрсәтелә торган кинофильмнарны “Родина” кинотеатрында карап булачак. Калган тасмалар «Гранд-синема», «Киномакс» (“Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексы), «Мир» кинотеатрларында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтелә. Фильмнар расписаниесе белән www. kazan-mfmk.com сайтында танышырга мөмкин.

"Татар-информ"

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана