Вәлиулла хәзрәтне искә алдылар

04 сентябрь 2013 ел 16:09

4 сентябрьдә Россия ислам университетында икенче мәртәбә “Якупов укулары” үткәрелде. Дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, яшь мөселманнар катнашында уздырылган конференциядә мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге белән бергә соңгы еллардагы дини вәзгыять тә барланды. Фәнни-дини чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берлекләр белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин һәм башкалар катнашты. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Вәлиулла хәзрәт турында: “Татарстанда дин кабат торгызыла башлаган вакыттан алып, ул бер көн дә динебезне кайгыртмый калмаган кебек. Хәзрәт бөтен көчен, акылын, гыйлемен, тырышлыгын дин юлына сарыф иткән шәхес”, - диде.

Шулай ук Вәлиулла хәзрәтнең барлык фикерләрен, гамәлләрен җыеп күзаллаганда, аның халыкка өч зур байлыкны кайтарырга омтылуына игътибар юнәлтте. “Беренчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини нәшрият. Икенчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини мәгариф. Һәм, өченчедән - дини милләт, ягъни иманлы-инсафлы татар милләте булып яшәү. Вәлиулла хәзрәт 20 ел дәвамында “Иман” нәшриятында меңләгән китаплар бастырды. Шулай итеп кулланышка “дини нәшрият” төшенчәсен кертте. Бүген без дини нәшрият өлкәсен тагын да көчәйтергә телибез. Шул максаттан “ХУЗУР” нәшрият йорты оештырылды. Нәшрият йорты - газет-журналлар, календарьлар, китаплар, интернет порталларны һәм интернет-радионы, онлайн-мәдрәсәне берләштерә. Хәзрәт әйткәнчә, “безнең менталитет - мөселманча, шул ук вакытта техника-технология яңалыкларына ачык”. Икенче байлык - республикада тулы бер дини мәгариф системасы бар. Вәлиулла хәзрәт аны булдыру өчен зур тырышлык куйды. Хәзер мираска таянган һәм бүгенге заманга туры килгән интеллектуаль ислам булдыру сорала. Интеллектуаль ислам чыганагы - татар классик дин галимнәре мирасы. Шул мирасны өйрәтү, дөнья күләмендә билгеле татар дин галимнәрен әзерләү - Вәлиулла хәзрәтнең эшен дәвам итү ул”, - диде мөфти. (Чыгышны тулысынча биредән укырга мөмкин: http://dumrt.ru/tt/node/9685)

РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Вәлиулла хәзрәтне: “Ул бик шәп полемист, идеяләр чыганагы иде. Бер айда бер буклет та әзерли ала иде. “Якупов укулары”н уздыру - яшьләргә хәзрәтнең зур эшләргә сәләтен күрсәтү дә булып тора”, - дип искә алды.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр үзенең чыгышында Россия исламын өйрәнүдәге үзгәрешләр хакында җентекләп сөйләде. Татарстан МДН Голәмәләр шурасы рәисе, РИУның ислам өйрәтүләре кафедрасы җитәкчесе Габдулла хәзрәт Әдһәмов бүгенге җәмгыятьтә имамнарның хәленә, аларга кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтте.

Россия хокук академиясе Казан филиалы профессоры Айдар Хәбетдинов 90нчы еллар ахырында да һәм 2000 ел башында Татарстанда «традицион» һәм «традицион булмаган» дини төшенчәләргә тукталды. “Иман” ислам мәдәнияте үзәге рәисе, тарих фәннәре кандидаты Наил Гарипов яшьләр арасында толерантлыкны тәрбияләүдә ММЧ роле хакында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, РИУның гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе Резедә Сафиуллина-Әл Әнси “Татар дин галимнәренең дин-шәригать мәсьәләләрен яктыртуда урын тоткан уртаклык принцибы (Г.Баруди мисалында)” дигән темага чыгыш ясады.

Конференциядә чыгышлар шактый булды, шулай ук чарада катнашучылар Вәлиулла хәзрәт китаплары белән дә таныша алды.

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9684

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана