Мөфти сукырлар өчен төзелгән мөселман уку-тернәкләндерү үзәгендә булды

03 сентябрь 2013 ел 12:13

2 сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ярдәм” мәчетендә булды һәм биредәге сукырлар өчен мөселман уку-тернәкләндерү үзәгенең чираттагы курсларга әзерлеген тикшерде. Мөфти классларны, китапханәне, йокы бүлмәләрен, ашханәне карады. Үзк торышы белән аны мөфти урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” милли хәйрия фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов таныштырды. Шулай ук мәчеттә мөфти “Зәкят” хәйрия фонды диреторы Илнур Вәлиев һәм “Хәләл” комитеты директоры Марат Низамов белән очрашты, әлеге оешмаларның агымдагы эшчәнлеге белән танышты.

Бүгенге көндә мәчеттә берничә проект тормышка ашырылып килә: Коръәнне яттан уку һәм ислам нигезләре курслары; яшь мөслимәләргә курслар оештырылды, мөслимә эшкуарлар клубы булдырылды. Ә мәчет каршындагы мәйданда инвалидлар өчен спорт чаралары үткәрелә башлады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана