"Баланы мәктәпкә әзерлә" акциясе тәмамланды

29 август 2013 ел 11:06

ТР МДНнең  хәйрия бүлеге август дәвамында “Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясе уздырды. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм хәйрия бүлеге хезмәткәрләре катнашында  мөфтияттә әлеге чарага йомгак ясалды. Күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр балаларына уку кирәк- яраклары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк ителде.  

Камил хәзрәт бүләкләрне тапшырганчы балалар белән аралашты. Сабыйларга мәктәптә тырышып уку, тәртипле булу кирәклеге турында сөйләде. Сабыйлар хәзрәт кулыннан бүләкләрне сөенә-сөенә алдылар.  

http://dumrt.ru/tt/node/9619

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана