Төрмәдән чыкканнарны тернәкләндерү үзәген ачу көтелә

28 август 2013 ел 16:37

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров белән Казан шәһәрендәге 2нче төзәтү колониясендә булды. Камил хәзрәт хөкем ителгәннәр белән аралашты, аларны иманлы булырга дәгъватлады. Шулай ук ул тоткыннарның  шәригатькә кагылышлы сорауларына җавап бирде, аларның төрле мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрен тыңлады.

Хәзрәт очрашу вакытында ТР МДНнең төрмәләрдән чыккан мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге ачарга җыенуы хакында хәбәр итте. Хәзерге вакытта бу үзәкнең урнашу урыны буенча тәкъдимнәр карала. Сокура бистәсендә төзелүче яңа мәчет каршында эшләве дә мөмкин.

Алла боерса, Камил хәзрәт бу ел дәвамында башка колонияләрдә дә булыр, хөкем ителгәннәр белән аралашыр дип көтелә.    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана