Яшел Үзәндә дәгъват кичәсе узды

28 август 2013 ел 15:25

27 августта ТР МДНнең дәгъват бүлеге Яшел Үзән районы, Васильево бистәсенең  3 нче гимназиясендә Ислам нигезләре белән таныштыруга багышланган чара уздырды. Әлеге динебезне дәгъватлаудан торган чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазь сөйләде. Шулай ук очрашуда Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Васильево бистәсе мәчете имамы Рөстәм хәзрәт һәм Ямал-Ненец автоном округыннан килгән кунак- Ноябрьск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Габделвахит хәзрәт катнашты.  

100гә якын кеше җыелган вәгазь кичәсендә Руслан хәзрәт Ислам диненә һәм пәйгамбәрләргә багышланган сораулар биреп викторина да уздырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана