4 сентябрьдә "Якупов укулары" үткәрелә

28 август 2013 ел 12:38

4 сентябрьдә Россия ислам университетында  икенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Әлеге чара узган ел 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. Тирән белемле мәгърифәтче, дин әһеленә быел 50 яшь тулган булыр иде.

1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла  Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

В.Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, РФ Юстиция министрлыгының Дәүләти дини экспертиза үткәрү буенча Эксперт советы рәисе урынбасары, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман оешмалары белән бәйләнеше буенча Консультатив совет әгъзасы, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре иде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана