Чүпрәледә олуг галим, дин белгече Мәрҗани мирасы барланды

28 август 2013 ел 10:29

27 августта Чүпрәледә  “Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге” дип аталган фәнни гамәли конференция уздырылды. Әлеге чара ТР МДН тарафыннан игълан ителгән “2013 ел – Татарстанда Ш.Мәрҗани елы” кысаларында олуг шәхеснең тууына 195 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Күркәм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты һәм галим эшчәнлегенә багышланган чыгыш ясады.  Ул Мәрҗани мирасының  үзеннән соң килгән мөселман дин белгечләренә ясаган  мөһим йогынтысы һәм галимнең татарлар тарихында калдырган  эзе турында сөйләде.

Чарада күренекле җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, тарихчылар катнашты. Алар арасында депутат, шагыйрь Разил  Вәлиев, язучы Рабит Батулла һәм башкалар бар иде.

Конференцияне нәзарәтнең Чүпрәле районы мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә  оештырды.

Кунаклар  һәм җирле халык, район җитәкчесе Александр Шадриков  бу көнне танылган дин әһеленең әнисе туган авылда – Иске Чокалы  мәчете каршында истәлек билгесе ачылышында да катнаштылар.  Истәлек ташында Шиһабетдин һәм аның әнисенең рухына “Фатыйха” сүрәсен уку сорап язылган.

Чүпрәлегә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Чокалы авылында “ТАИФ” оешмасы ярдәмендә  төзекләндерелгән  авыл мәчетендә дә булды.  Биредә дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар, язучылар, авыл халкы бергәләп дога кылдылар. Ә авылның мәктәп ашханәсендә исә бөтен җыелган халык өчен табын әзерләнгән иде. 

http://dumrt.ru/tt/node/9584

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана