Татарстан мөфтие Тәтештә

27 август 2013 ел 12:43

26августта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәтеш районының Зур Тархан авылында мәдрәсә ачуда катнашты, Үтәмеш авылындагы “Харис” мәчетендә җирлектәге мөселманнар белән очрашты һәм районның тарихи татар мөселман зиратын карады. Тәтеш районында Камил хәзрәт белән бергә баш казый Җәлил хәзрәт, "Мөселман дини оешмасы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт һәм башка дин әһелләре дә булды.

Камил хәзрәт Тәтеш районы В. Чершинцев белән районда дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. Үтәмеш авылы мәчетендә исә ул халыкны мәчеткә ешрак йөрергә, иманлы булырга чакырып вәгазь укыды. Мәдрәсә ачылышында игътибарны дини белем алуга юнәлтте. Нәкъ менә татар авылларыннан дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле галимнәр чыгуын искәртте һәм гыйлем алуның мөһимлеге турында сөйләде. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9579

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана