Төркиядә Камил хәзрәттән вәгазь сөйләвен сорадылар

22 август 2013 ел 13:27

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Төркиягә сәфәре кысаларында Ислам тарихы, сәнгате һәм мәднияте үзәге (IRСICA)  директоры Эрин Халит белән очрашты. Әлеге үзәк 50дән артык ил белән ислам мәдәнияте юнәлешендә хезмәттәшлек итә. Очрашуда сүз Коръән, татар рухи мирасын нәшер итү һәм үзара хезмәттәшлек турында барды.

Бөтендөнья ислам мәдәнияте үзәгендә махсус дәрәҗәле  кунаклар китабына язарга сорагач, хәзрәт татарча язды. Әлеге китапта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин язулары да саклана.   

Истамбулның бер мәчетендә укылган икенде намазыннан соң мөселманнар Камил хәзрәттән вәгазь сөйләвен үтенделәр. Камил хәзрәт Исламда бердәмлек, берлек, мәрхәмәтлелек төшенчәләре турында бәян итте. Шулай ук ул Татарстандагы дини вәзгыять, эшчәнлек хакында җиткерде.   

Моннан тыш Камил хәзрәт ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Тунҗай Башоглы белән очрашты. Дин әһелләре борынгы дини кулъязмаларны тәрҗемә итү турында әңгәмә кордылар. Үзәк җитәкчесе Камил хәзрәткә Әбу Мансур Матуридиның гарәп телендәге төп китабы “Китабы Таухид”не бүләк итте.

Хәзрәт Ислам фәнни үзәге китапханәсендә дә булды. Алга таба китаплар алмашу турында килешенде.   Төркия мөфтиләре әзерләнә торган оешмадагы китапханәдә ул Тахави  китабы белән кызыксынды. Танылган хәнәфи мәзхәбе галименең  китабы быел рус теленә тәрҗемә ителер  һәм “Хузур” нәшрияты тарафыннан бастырылыр дип көтелә. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9527

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана