Аксакаллар утырышка җыелды

21 август 2013 ел 15:51

Бүген ТР МДНдә Аксакаллар шурасының утырышы үткәрелде. Чарада мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Аксакаллар шурасы җитәкчесе, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, шура әгъзалары катнашты. Илдар хәзрәт өлкән яшьтәге дин әһелләре алдында чыгыш ясап, аларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламен һәм дин өлкәсендә алып барган эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Җыелышта аксакаллар бүгенге көндә мөһим саналган проблемалар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, мәктәпләрдә укучыларның яулык бәйләүләре, дин дәресләре укыту кебек мәсьәләләр буенча сөйләштеләр. Бу уңайдан алар үзләренең сүзләрен рәсми органнарга да җиткерергә килештеләр.

Шулай ук  җыелышта Аксакаллар шурасы Положениясе расланды. Шура 17 хөрмәткә ия имам-мөхтәсибтән тора. Аларның төп эше – актуаль мәсьәләләр буенча мөфтигә киңәшләрен бирү.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана