Нияз хәзрәт мәрхүм имамнарның гаиләләрендә булды

21 август 2013 ел 15:38

Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров юл һәлакәтендә мәрхүм булган Мамадыш районының “Рәхмәт” мәчете имамнары гаиләсендә булды. Нияз хәзрәт мөфти Камил хәзрәт исеменнән мәрхүмнәрнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм аларга нәзарәтнең матди ярдәмен тапшырды.

Юл һәлакате 19 августта  “Мәскәү-Уфа” трассасында килеп чыга. Нәтиҗәдә ике имам: Алфит хәзрәт Җамалетдинов һәм Исмәгыйл хәзрәт Гаяновның гомерләре өзелә. Мәрхүм дин әһелләре Мамадыш һәм Буа районнарында – үзләренең туган авылларына якын урында күмелделәр. Алфит хәзрәтнең ике, Исмәгыйл хәзрәтнең бер баласы ятим калды.

Күмү чыгымнарын нәзарәт күтәрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана