Истамбул мөфтие Камил хәзрәткә Матуриди хезмәтләрен бүләк итте

21 август 2013 ел 11:06

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиягә сәфәре кысаларында 20 августта Истамбул мөфтие Рәхми хәзрәт Яран белән очрашты. Хәзрәтләр ике мөфтият арасындагы багланышларга кагылышлы күп сандагы сораулар турында сөйләштеләр. Истамбул мөфтие Камил хәзрәткә хәнәфи мәзхәбенең танылган имамы Әбу Мансур Матуридиның тәфсирләрен бүләк итте. Матуриди китаплары ислам фәненең бөек хезмәте санала. Камил хәзрәт үз чиратында Рәхми Яранга Болгардагы “Ак мәчет” төшерелгән картина бүләк итте. Белгәнебезчә, Истамбул мөфтие әлеге күркәм мәчет ачылышында катнашкан иде.

Татарстан һәм Истамбул мөфтиләре “Сөләймәния” мәчетендә намаз укыдылар. Әлеге иман йорты белән мәчетнең имамы таныштырды.   

Камил хәзрәт 20 августта шулай ук Имамнарны әзерләү халыкара үзәгендә булды һәм биредә үзәк директоры Мостафа Учунҗу белән очрашты. Үзәккә шәкертләр 80нән артык илдән җыелган. Алар  арасында Россиядән (Дагыстан, Ингушетия, Кабардин-Балкария) килүчеләр дә бар. Бер сыйныфта 15 укучы. Чит илләрдән күп очракта бирегә гыйлем тупларга тугыз сыйныф тәмамлагач  та киләләр. Татарстан мөфтие мөгаллимнәр эшчәнлеге, белем бирү урынының матди-техник тәэмин ителеше һәм укыту программалары белән танышты.

Төркиянең "Фатыйх" мәчетендә, Камил хәзрәт Истамбулның Коръән укучыларның тавышын куючы төп белгеч Али Риза хуҗа белән әңгәмә корды.

21 августта "Шәехзадә" мәчетендә  исә, биредәге имам икенде намазын укырга Татарстан мөфтие килүе хакында белгәч, намазны аңар алып барырга тәкъдим итте. Камил хәзрәт, кунак буларак аларга үзенең ихтирамын һәм хөрмәтен белдереп, бу тәкъдимнән баш тартты. Мәчеттә бу вакытта  туристлар күп иде. Намаздан соң Ирактан килгән кунаклар татарстанлылар белән кызыксындылар. Берсе Камил хәзрәткә хөрмәтен белдереп, хәтта үзенең китабын бүләк итте. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9501

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана