"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә читтән торып укыган 84 шәкерткә дипломнар тапшырылды

20 август 2013 ел 14:49

Бүген “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның чыгарылышы булды. Барлыгы 84 шәкерткә урта дини белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Чыгарылыш тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт шәкертләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде һәм укуларын тәмамлаулары белән котлады. Шулай ук ул  мәдрәсә дипломы алуның зур җаваплылык булуын искәртеп, “Тарихи мәдрәсә кысаларында нинди белгечлек, гыйлем алуыгызны истә тоту мөһим”, - диде.

Чыгарылыш тантанасы алдыннан мәдрәсәдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкчелегендә ТР МДН комиссиясенең утырышы үткәрелде. Сөйләшүдә мәдрәсә ректоры Наил хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең укыту бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Дини мәгариф вәкилләре уку йортының киләчәге, агымдагы эшләре һәм проблемалары хакында сөйләште. Моннан тыш якынлашып килүче уку елына әзерлек хакында сүз барды. 

Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/9489

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана