Танылган дин әһеле Мөхәммәтзакир ишанга багышланган укулар үткәрелде

19 август 2013 ел 09:38

17  августта Чистай шәһәрендә II Чистави укулары уздырылды. “Чистави укулары”нда  Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов һәм башка дин әһелләре, галимнәр , мәхәллә халкы катнашты. Шулай ук Чистай районы хакимият башлыгы Илдус Әхмәтҗанов булды. Фәнни сөйләшүдә Мөхәммәтзакир ишанга багышланган бай эчтәлекле чыгышлар ясалды. Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән әлеге чараның оештыручысы һәм иганәчесе Тәлгать Әхмәтҗановка  “Рәхмәт хаты” тапшырды.

Укулардан соң чарада катнашучылар ишанның каберен зиярат кылдылар, ул төзегән мәдрәсәдә һәм “Нур” мәчетендә булдылар. Шулай ук шәех күмелгән урында Мөхәммәтзакир ишанның тормыш юлы турында язылган истәлек  тактасы куелды.

Мөхәммәтзакир Чистави – XIX гасырда Идел буе, Урал төбәге мөселманнары арасында нәкышбәнди тарикате буенча танылган дин әһеле. М.Камалов бик тә милли җанлы шәхес булган. Тарихтан билгеле булганча, мәрхәмәтле шәехнең шәкертләре дә күп була. Аның хезмәтләрен өйрәнү эше чит илләрдә дә дәвам итә.

Узган елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тырышлыгы белән татар шәехе Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави (1804-1893) (тулы исеме  Әл-Чистави Әбу Габдерахман Мөхәммәдзакир ибне Габделваһһаб Камалов) истәлегенә багышланган беренче укулар Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә уздырган иде. Җыелыш материаллары җыентык булып та дөнья күрде.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9497

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана