"Зәкят" фонды сайты эшли башлады

20 август 2013 ел 10:05

ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды яңа интернет сайтын гамәлгә куйды -http://zakyatrt.ru. Сайтта фонд, зәкят түләү тәртипләре, мөһимлеге турында мәгълүматлар урнаштырылган. Шулай ук сайтта фонд аша узучы  зәкят кертемнәре суммасы күрсәтелгән.  

Билгеле булганча, ислам дине биш баганага таяна, шуларның берсе – зәкят түләү. Зәкят ул – аерым бер мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр яисә яшәү ихтыяҗлары начар булганнар (мохтаҗлар) хисабына бирелә торган билгеле акча күләме.

Зәкят түләү өчен алына торган минималь микъдар (ягъни “нисаб”ны   акчалата бәяләү) алтын бәясенә бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Без 84 граммны алтынның бер грамм йөргән бәясенә тапкырлыйбыз һәм шул 84 грамм алтын хакы ярдәмендә “нисаб” суммасын ачыклыйбыз. Әгәр дә кешенең бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме “нисаб”тан артып китә икән, аңа бар булган мөлкәте суммасыннан 2,5 процентны зәкят итеп түләү тиешле.

“Зәкят” фонды белгечләре зәкят чыгарырга тиешле матди мөмкинлеге булганнарга һәм ярдәм итәргә теләгәннәргә акчаларын игелекле максатлар өчен юнәлдерергә ярдәм итә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана