Чирмешәндә Ураза бәйрәмендә мөселман сабан туе үткәрелде

12 август 2013 ел 09:47

Ураза гаете көнне Чирмешәндә  стадионда җирле халык һәм кунаклар өчен мөселман сабантуе уздырылды. Икенче мәртәбә зурлап оештырылган мөселман сабантуена 1300ләп кеше җыелган иде. Бу көнне район мәхәлләләреннән җыелган өлкән яшьтәге имамнар да, яшьләр дә милли сабантуй уеннарында катнашып көчләрен сынадылар, ял иттеләр. Шул ук вакытта алар Коръән укуда ярыштылар, дини гыйлемнәрен дә барладылар.  

Бәйрәмгә җыелган халыкны пылау, коймак, бал белән сыйлау да оештырлды. “Сабантуй ярышларында катнашып җиңүчеләргә бүләкләр тапшыруда һәм чәй эчүне оештыруда районның барлык мәчетләре катнашты, аларның һәркайсына зур рәхмәт”, - диде район мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин. Бәйрәмдә катнашкан көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин яшьләрне дингә җәлеп итү, аларны иманлы итеп тәрбияләү турында вәгазь укыды.

Рамазан ае дәвамында  мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде, тәравих намазлары укылды. Чирмешән мәчетендә генә дә 20гә якын ифтар үткәрелгән, аларда 1500дән артык кеше катнашкан. Мөбәрәк рамазан ае тәмамлангач Ураза бәйрәмен күпләгән халык җыеп бәйрәм итү, бу уңайдан махсус сабантуй оештыру үзе бер мактауга лаек гамәл.  

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9401

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана