Чаллыда гает намазыннан соң балаларга бәйрәмнәр оештырылды

09 август 2013 ел 09:55

Чаллы мәчетләрендә Ураза бәйрәме иртәнге җидедә бәйрәм вәгазеннән һәм хөтбә укудан башланды, дип хәбәр итә мөхтәсибәт. Бәйрәм намазы укырга килгән мөселманнар мәчетләргә сыймады, йөзләгән кеше вәгазьне мәчет мәйданнарында тыңлады.

Шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов бәйрәмне “Нур-Ихлас” мәчетендә каршы алды  һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гафуллинга, калада яшәүчеләргә бәйрәм котлауларын җиткерделәр.

Гает намазыннан соң “Тәүбә” һәм “Нур-Ихлас” мәчетләрендә балалар өчен бәйрәм чаралары үткәрелде. Шулай ук мөселман яшьләре арасында армспорт буенча турнир уздырылды. 

Фоторепортажhttp://dumrt.ru/tt/node/9379

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана